Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Апасның барлык мөселман кардәшләрен Корбан бәйрәме белән тәбрик итә
-
Мөселман кардәшләребез! Бүген,11 августта, Корбан гаете бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәм һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә өндәсен. Һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен. Элеккедән килгән гореф-гадәтләр буенча бу көнне мөмкинлеге булган кеше сәламәтлеге, иминлеге хакына корбан чала, мөэмин-мөселманнарга таратып, савап, әҗер ала. Укыган намазлар, догалар, биргән сәдакаларыбыз кабул булсын, тынычлыкта, иминлектә исән-сау яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев