Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район хакимиятендә зур утырыш узды

Район балигъ булмаганнар хокукларын яклау комиссиясенең район хакимиятенең зур утырышлар залында 24 апрельдә үткән киңәйтелгән махсус утырышына барлык мәктәпләрнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары да чакырылды

Ил күләмендә мәктәпләрдә булып үткән мәгълүм вакыйгаларга анализ ясалды. Мондый акылга сыймаслык хәлләрнең районда булмавына ирешү, аларны алдан күзаллау, кисәтү чаралары комплексы эш программасы каралды һәм расланды.

Киңәйтелгән комиссия утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады. Район эчке эшләр бүлеге вәкиле, балигъ булмаганар белән эшләү. бала хокукларын яклау инспекторы  Рания Сибгатуллина эчкерсез әңгәмә үткәрде, сорауларга җаваплар бирде.

Икенче көн тәртибе буенча әти-әнилек вазифаларын тиешенчә үтәмәүчеләргә карата хокук сакчылары төзелгән  протоколлар буенча  эшләр каралды һәм бертавыштан карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев