Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район хастаханәсенең баш табибы халык арасында туган сорау-мөрәҗәгатьләргә ачыклык кертте

“Борчылырга сәбәп юк”, - дип белдерде баш табиб Алмаз Алиуллин.

(23 сентябрь, “Апастово-информ”).


Коронавирус белән бәйле чикләүләр йомшартылу сәбәпле, район хастаханәсе гадәти режимда эшли башлады. Биредә диспансеризация үткәрүләр һәм планлы госпитализацияләр, кабул итүләр, республика хастаханәсе табибларына язылу, дәвалану мөмкинлеге дә кабат торгызылган. Тик шулай да соңгы вакытта хастаханәгә килгән халык арасында сорау-мөрәҗәгатьләр дә арткан.

“Күпчелек халык республика хастаханәләренә, бала тудыру йортларына “эләгә” алмыйбыз дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Апаслыларга бу мәсьәлә буенча борчылырга сәбәп юк. Райондашлар аңлашылмаучанлык килеп чыкканда, турыдан-туры миңа яки урынбасарларыма мөрәҗәгать итә ала. Без үз чиратыбызда мәсьәләне уңай хәл итәчәкбез. Бүгенге көндә район хастаханәсе республика клиник хастаханәсе, 7нче номер шәһәр хастаханәсе һәм 2нче номерле республика клиник хастаханәсе белән хезмәттәшлек итүен дәвам итә. Әгәр дә райондашларыбызга үзебезнең хастаханә шартларында медицина ярдәме күрсәтә алмасак, без кичекмәстән алардан ярдәм сораячакбыз”, - дип белдерде баш табиб Алмаз Алиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев