Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район Мөслимәләре районыбыз оешуның 90 еллыгына башкарыласы эш күләмен билгеләде

Оешма җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аларга һәр эштә актив булырга, яшь буынны тәрбияләүдә балаларның әти-әниләре, укытучылар, авыл мәчетләре имамнары белән кулга-кул тотынышып эшләргә чакырды

(Апас-информ, Ришат Җамалиев.)


 

Март ае урталарында районга Татарстан Мөслимәләр оешмасы җитәкче-вәкилләре эш визиты белән килү көтелә. Район җитәкчелеге, мөхтәсибәт һәм район Мөслимәләр оешмасы бу чарага әзерлек эшләрен башлады.

 

“Мәктәп һәм балалар бакчалары ашханәләрендә даими булып, авыл шәфкат туташлары, белгечләр белән бергә анда балаларны ашату, тукландыру мәсьәләлрен ныклы күзәтүга алырга кирәк. Авыр тормыш хәлендә калган, күпбалалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәребезнең хәлен белү, ярдәм оештыру-шулай ук быелгы эш планына кертелде“-диде Луиза Сафина үз чыгышында.

 

Үз өлкәләрендә озак еллар нәтиҗәле эшләп, дәүләт бүләкләре, атказанган исемнәре алучылар исемлеген тагын бер кат барлап чыгу, һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча эчкерсез һәм киң фикер алышу уздырылды.

 

“Район үзәгендә мөслимәләр, дин эшлеклеләре катнашында үткәрелүче һәрбер чарада катнашу мөһим. Бу очракларда Апаска кайту-килү юл чыгымнары буенча авыл мәчетләре имамнарына кыю мөрәҗәгать итегез. Мөхәсибәт тә үз чиратында мондый утырыш-җыелешларны авыллардан автобуслар йөргән көннәргә туры китерү хакында карар кабул итте“-диде анда сүз алып, Апас “Рамазан“ мәчете имамы, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев