Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район социаль яклау бүлегенә гаризаларны өйдән чыкмыйча да тапшырып була

Район социаль яклау бүлегенә апаслылар гаризаларын өйдән чыкмыйча гына Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшыра.Район социаль яклау бүлегенә апаслылар гаризаларын өйдән чыкмыйча гына Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшыра.

Социаль бүлек белгечләре хәбәр итүенчә, быел барлык гаризаларның 75,5 проценты портал аша кергән. Бу хезмәтне аеруча яшьләр күп куллана. 
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша социаль яклау бүлегенә балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен төп һәм өстәмә компенсацияләү, балага ай саен бирелә торган пособие, пенсионерларга юл йөрү өчен ай саен бирелә торган акчалата түләү, күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә субсидия-ташламалар, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга юл йөрү өчен субсидияләр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга дарулар өчен субсидияләр, инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә субсидия-ташламалар билгеләү буенча электрон рәвештә гариза калдырырга мөмкин. Моның өчен Портал аша “Шәхси кабинет”ка кереп, “Социаль яклау: пособиеләр, түләүләр, субсидияләр, компенсацияләр, кабул итүгә язылу” бүлегенә үтеп, кирәкле гаризаны калдырырга мөмкин. Шунысы мөһим: портал аша гариза калдыручы Бердәм идентификация һәм авторизация системасында (ЕСИА) теркәлгән булырга тиеш. Социаль яклау органнарына мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсе - гариза буенча чыгарылган карар шулай ук "Шәхси кабинет"та урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев