Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Апас муниципаль район Советының өченче чакырылыш чираттагы утырышы узды

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек мөдирләре, район прокуроры, эчке эшләр министрлыгының Апас бүлеге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

2018 елның 11 аена Апас муниципаль район бюджеты үтәлеше һәм 2019 елга, планлаштырылган 2020-2021 нче еллар чорына Апас муниципаль районының бюджеты турында районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Рамил Имаметдинов чыгышы тыңланды. Өстәмә доклад белән район Советының бюджет, финанс һәм икътисади үсеш мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Кәфил Гыймранов чыгыш ясады. Районның контроль һәм хисап палатасы рәисе Илгизәр Фәхретдинов, район прокуроры Артур Шәрипов фикерләрен белдерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина балигъ булмаган 4 һәм аннан да күп балалы гаиләләрне милек салымыннан азат итү турында тәкъдим белән чыкты. Утырышта күтәрелгән мәсьәләләр бертавыштан кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев