Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район суды битлек кию режимын кабат бозган 12 кешегә күләмле штраф билгеләгән

Җәмәгать урыннарында, сәүдә нокталарында, автобусларда, таксида битлек кию мәҗбүри булып кала.

(23 октябрь, “Апастово-информ“).


Район судыннан хәбәр итүләренчә, соңгы 10 көндә 30 кешенең эше каралып, аларга 1 мең сум күләмендә штрафлар билгеләнгән. Битлек кию режимын кабат бозган 12 кешегә 15 мең сумга кадәр күләмдә штраф түләргә туры килгән.

Шул ук вакытта, битлексез кергән сатып алучыга хезмәт күрсәткән кибет хуҗалары да хәзер кисәтүләр белән генә калмаячак. Аларга 30 мең сум штраф яный.

Уйланырга җирлек бар. Акыл белән эш итеп, кагыйдәләргә буйсынып яшәүгә ни җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев