Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда авыл җирлекләре башлыкларының семинар-киңәшмәләре дәвам итә

Бу юлы ул Әлмәндәр авыл җирлегендә оештырылды.

(28 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”). 


Очрашу район башлыгы, барлык авыл җирлекләре башлыклары һәм төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашында барды. Биредә Әлмәндәр җирлегенең яшәеше, көнкүреше хакында мәгълүмат бирелде. Мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Киңәшмәдә катнашучылар җирлектә яшәп, хезмәт итүче авыл уңганнары тормышы, эшчәнлеге белән дә танышты. Биредә район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты. 
Әҗем авылында урнашкан Фазыл Вилдановларның крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген 2011нче елда башлап җибәргән. "Гаилә фермасы" программасы белән маллар өчен торак төзегән. Бүгенге көндә биредә 50 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 
Фазыл Вилдановның эшен авыл хуҗалыгы белгечлеге алып кайткан улы Инзил Вилданов дәвам итә. Ул быел крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, "Агростартап" программасы буенча грантка ия була. Һәм аңа МТЗ-82.1 тракторы сатып ала. Киләчәктә 80 башка исәпләнгән ферма төзүне дә планлаштыра. 
Фазыл Вилдановның абыйсы Фаил дә мал-туар асрау белән шөгыльләнә. Аның крестьян-фермер хуҗалыгында 50 баш ит токымлы үгез һәм 20 баш ат бар. Аның улы Данил Вилданов та 2020 нче елда крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып, үз эшен башлап җибәрә. Тырыш Вилдановлар династиясе эшчәнлеге белән район башлыгы һәм семинар кунаклары кызыксынды. Очрашуда Фаил Вилданов район башлыгына мөрәҗәгать итеп, юл кирәклеге хакында сорады. Һәм бу мәсьәлә уңай хәл ителде. 
Әлмәндәр авыл җирлегендә бүгенге көндә республикакүләм программа ярдәме белән 4 гаилә фермасы төзелгән. Радик һәм Гүзәл Ситдиковлар да 2012нче елда үз эшчәнлекләрен башлап җибәргән. Бүгенге көндә хуҗалыкта 11 баш савым сыеры бар. 
Гаиләнең киләчәккә дә планнары зурдан. Алар җир, техникалар алып, крестьян-фермер хуҗалыгын булдыру уе белән яши. 
Әлмәндәр җирлегендә 3 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Борнаш авылында яшәүче Марсель Гобәйдуллин үз эшен булдырган. Бүгенге көндә ул шиномантаж хезмәтен күрсәтә, машиналар ремонтлый. Шулай ук мини тракторлар, тимер эшләнмәләр ясау белән мавыга. 
Семинар кунаклары Борнаш авылының туган якны өйрәнү музеенда һәм китапханәдә дә булдылар. Биредә авылның үткәнен, тарихын чагылдырган экспонатлар урын алган. Якты эз калдырган шәхесләр турында шактый бай мәгълүмат тупланган. 
Киңәшмәнең пленар өлеше Борнаш мәктәбендә дәвам итте. Әлмәндәр җирлегенең яшәеше, көнкүреше хакында аның башлыгы Рамил Җәләлиев хисап тотты. 
Әлмәндәр авыл җирлеге эшчәнлегенә төрле өлкә җитәкче-белгечләре дә бәя бирде. 
Киңәшмәдә җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, коррупциягә һәм террорчылыкка каршы чаралар һәм эш барышында килеп туган башка мөһим мәсьәләр хакында да сөйләнелде. Авыл җирендә яшәп хезмәт итүчеләр өчен республика программаларының ярдәмгә килүе дә ассызыкланды. 
Киңәшмә ахырында район башлыгы йомгаклау сүзе белән чыкты. 
Авыл җирлекләре башлыкларының семинар-киңәшмәләре дәвам итә. Ул һәр җирлектә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев