Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда авыл хуҗалыгы берләшмәләренең язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелә

Әзерлек барышы белән район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы җитәкче-белгечләре дә таныша.

(31 март, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Язгы чәчүгә әзерлек дәрәҗәсен беренчеләрдән булып “Агроактив” хуҗалыгы күрсәтте.
Хуҗалыкта 2500 гектар мәйданда язгы чәчү эшләрен башкару планлаштырыла. Бүгенге көндә техникалар төзекләндерелгән, чәчүлек орлыклар, ашламалар кайтарылган.
“Чәчү чорына әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Бөтен кирәк-яраклар да булдырылды. Быел чәчүлек орлыкларыбызны да, техникаларыбызны да яңарттык. 2 тракторга автопилот, ягулык станциясе һәм комбайн сатып алдык. Хезмәт хакы айга ике тапкыр түләнелә. Уртача хезмәт хакы - 24 мең сум. Хезмәткәрләребез бик тырыш, үз эшләрен җаваплылык белән башкаралар”, - дип белдерде хуҗалык җитәкчесе Фәрит Рәхимов.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкче-белгечләргә чәчү чорында тагын да җаваплырак булырга киңәш итте.
“Яз тоткарлану сәбәпле, чәчү эшләре дә соңгарак калырга мөмкин. Безнең алда аны тиз арада башкарып чыгу бурычы куела. Моңа һәрьяклап җитди әзерлек булдыру кирәк”, - диде район башлыгы.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов семинар-киңәшмәләр һәр хуҗалыкта үтәчәген белдереп, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
Киңәшмәдән соң “Агроактив” хуҗалыгы техникаларына Апас муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбеков тарафыннан техник тикшерү уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев