Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда “Чүп-чар реформасы“ на кагылышлы мөһим киңәшмә үтте

Киңәшмәдә яңалыкка кагылышлы борчулы сорауларга аңлатма бирелде.

“Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы Федераль Законга һәм Россия Хөкүмәтенең “Каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында”гы карарына төзәтмәләр кертү белән “Чүп-чар реформасы“ дигән зур яңалык гамәлгә ашырылды. Аның төп максаты – әйләнә-тирә мохитебезнең экологик хәлен яхшырту. 
Аның нигезендә илдә каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерү өчен җаваплы төбәк операторлары барлыкка килде. Шулай ук көнкүреш калдыкларын җыю хезмәте өчен түләү буенча да билгеле үзгәрешләр кертелде. Яңалыкны районда тормышка ашыру, аның асылын аңлату максатыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, төбәк операторы вәкиле Альмир Корбанов, төрле оешма, мәктәп, балалар бакчалары, хастаханә җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында махсус киңәшмә үтте. Биредә яңалыкка кагылышлы борчулы сорауларга аңлатма бирелде. Һәм шулай ук төбәк операторы белән килешү төзү бурычы йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев