Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда Гошер сәдакасы быел гадәттәгедән ике тапкыр күбрәк җыелган

Әнәленең “Мөхәрләм“ мәчетендә 14 ноябрьдә Мәүлед табыны үткәрелде.

Мәчет төзелешендә зур өлеше булган, ул чактагы колхоз председателе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, мәчет имам-хатыйбы Мостафа хәзрәт, Апастан Җәмигъ мәчете вәкиле Рәшит хәзрәт, “Миргасыйм“ мәчете имам-хатыйбы Рамазан хәзрәт, Буа районы мөхтәсибе һәм Буа мәдрәсәсе директоры Ильмир хәзрәт һәм башкаларның чыгышлары, истәлекләре һәм вәгазьләр, Корьән сүрәләре, Салават-тәкъбирләрне, мөнәҗәтләрне халык йотылып тыңлады. Районыбызныц олы кунагы Ильмир хәзрәт бүген Изге Болгарда Ислам Академиясендә гыйлем өстәп, укуын дәвам итә.

-Безнең Буаның үзендә бүген 8 мәчет торгызылды һәм матур гына эшләп тора. Районыбыз авылларында тагын барлыгы 55 мәчетебез халыкны иманга өнди: Апас халкының да динне хөрмәт итеп яшәвенә бик шатмын,-диде ул.-Мәчетләребез ишекләре һәрчак ачык булсын, авылларда моңлы азан авазлары горур яңгырасын!

 Табынны оештыруда авыл халкы һәм “Әнәле“ агрофирмасы җитәкчелеге үзеннән зур өлеш кертте.

Мирхәт хәзрәт быел районда мәчетләргә Гошер сәдакасы тапшыручыларның гадәттәгедән ике тапкырга күбрәк булуын ассызыклап, мәхәлләләр халкына, саваплы эшкә кушылган һәркемгә мөхтәсибәтнең олы рәхмәтен ирештерде.

-Барлыгы биш “КамАЗ“ лык яшелчәләр, төрле тозланмаларны һәм кайнатмаларны да саклап урнаштыра алдык. Буа һәм Казан мәчет-мәдрәсәләре һәм шулай ук яхшы кышкы саклау урыны булган Апас аграр көллитенә матурлап илтеп тапшырдык. Ходайның рәхмәте белән Җир-анабыз безнең барыбызны быел да мул уңышлы итте. Хәләл хезмәтебез җимешләре һәрберебезгә җитсен, имин-тыныч, иманлы булып яшик, җәмәгать,-диде ул үз вәгазендә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев