Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда прививка ясату эше дәвам итә

Район үзәк хастаханәсенең коронавируска каршы булдырылган инфекцион бүлегендә 21 кеше ятып дәвалана.

(27 июль, “Апастово-информ”)



Район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә коронавируска каршы 4303 кеше прививка ясаткан, 3300 райондашыбыз аны ике тапкыр ясатырга өлгергән. Авырудан котылу өчен бердәнбер ышанычлы һәм тикшерелгән ысул – вакцинация. Табиблар бу хакта әледән-әле кисәтеп тора. Прививка ясату түләүсез. Вакцинация авыру йогу куркынычын күпкә киметә, авыру эләккән очракта аны җиңелчә кичеререгә ярдәм итә.
“Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең инфекцион бүлегендә 21 кеше ятып дәвалана. Алар арасында көчле авыручылар да бар. Авыруны алдан кисәтик, үзебезне һәм тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куймыйк”, - ди район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Гөлсинә Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев