Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда шикәр чөгендере уңышын алуга керештеләр

Иң беренчеләрдән булып шикәр чөгендере басуларына техника “Апас“ берләшмәсе якларында керде. Бер атнада 500 гектар басуларның уңышы җыелды. Буа шикәр заводына бүгенгә 3000 тонна чөгендер озатылды инде. Бер гектардан уртача 400 центнер уңыш чыга. Басуларда эш иртәнге биштән башлана һәм караңгы төшкәнче дәвам итә.

-Басуларда бүген 4 “РОПА“ чөгендер алу комбайны, “МАУС“ чөгендер төягече эшли. Алар арасында Илназ Насыйхов, Динар Аббязов, Рамил Рәхмәтуллин, Рөстәм Камалетдинов, Илнур белән Илшат Зиннуровлар, Владимир Бутров, Марат Нигъмәтуллин һәм башкаларның эш күрсәткечләре бигрәк тә матур,-ди берләшмә идарәчесе Дамир Сафин.-Сатмыш авыл ашханәсендә Рәзинә Сәгыйрова, Резеда Хәйруллина әзерләгән тәмле аш-суны басуга 3 тапкыр алып киләбез. Шофер Рамил Сәйхунов, кыр вагонында табын көйләүче Гөлнур Садриева белән Рушания Асылгәрәева апаларга бик зур рәхмәт!

Быел районда бу культура 3070 гектарда игелде. Һәм бүгеннән киләсе язда чөгендер чәчеләчәк басуларны яхшылап әзерләү башланды.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев