Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда тәрбиягә бала алган гаиләләр белән мөһим очрашу үтте

Биредә район опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы, психолог катнашты.

 Югары Ындырчы психологик үзәге психологы Римма Печкова бала тәрбияләүдә мөһим мәсьәләләргә тукталып үтеп, әти-әниләргә киңәшләрен бирде. 
- Баланың күңелен күрә, ишетә белергә, томышның матурлыгын аңлатырга кирәк. Шулай ук хезмәт иң яхшы тәрбия чарасы булып тора. Эш, хезмәт белән тәрбияләнеп үскән бала мөстәкыйль, рухи һәм физик яктан сәламәт була, - диде психолог. 
Опека һәм попечительлек бүлеге белгече Регина Галиуллина бу гаиләләрнең һәрберсе белән якыннан таныш. Үзенең чыгышында олы йөрәкле әти-әниләргә хөрмәтен җиткереп, киләчәктә тә бердәм булып эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X