Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда вакцина алуга өлкән яшьтәгеләр җитдирәк карый

Район халкын коронавируска каршы вакцинацияләү дәвам итә. Бүгенге көндә барлыгы 700дән артык райондашыбыз хәтәр чиргә каршы прививка ясаткан.

(7 апрель, Ләлә Сафиуллина, «Апастово-информ»)


Коронавирус белән берникадәр яшәргә өйрәнсәк тә, әмма аның сәламәтлек өчен һаман да куркыныч тудыруын истән чыгарырыга ярамый. Бүгенге көндә әлеге чирдән саклану чарасы – вакцина алу. Табиблар җәмгыятебезнең 60-70 процент халкы прививка ясатса, чирне җиңеп чыгып булачак, дип ышандыралар.
- Райондашларга “Спутник–V” вакцинасы ясалына. Ул ике компонентлы. Аның икенчесе беренчесен алганнан соң 21 көн үткәч ясалына. Иммунитет беренчесен ясатканнан соң 42 көн үткәч барлыкка килә. Прививка алырга теләк белдерүче райондашлар арта. Көн дәвамында якынча 35 кеше вакцина ала, - дип белдерде шәфкать туташы Равилә Шакирова.
Район хастаханәсе мәгълүматларына караганда, вакцина алуга өлкән яшьтәге кешеләр җитдирәк карый. Алар бу эштә көннән-көн активрак катнашалар. Вакцинацияләү эше медицина хезмәткәрләре арасында да дәвам итә.
Районда халыкны вакцинацияләү эше дәвам итә. Бу бушлай һәм ирекле башкарыла. Үз сәламәтлегенә җаваплы караган һәркем район хастаханәсенә килеп прививка ясата ала. Тик иң элек ул участок табибы белән киңәшләшергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус

2
X