Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда яңа прокурор

Апас районына прокурор итеп Зөфәр Абитов билгеләнде.

(10 сентябрь, “Апастово-информ”).


Республика прокуроры Илдүс Нәфыйков район прокуратурасына яңа җитәкче тәкъдим итте.

Зөфәр Абитов Бөтенсоюз юридик институтын читтән торып тәмамлаган. Прокуратура органнарында хезмәт эшчәнлеген 1997нче елда Буа районы прокуратурасында өлкән тикшерүче вазифасында башлаган.

Аннары 2000-2002нче елларда Буа шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе, 2002-2008нче елларда Буа шәһәре прокуроры урынбасары булып хезмәт иткән.

2008нче елдан 2016нчы елга кадәр Балтач районы прокуроры, 2016нчы елдан бүгенгә кадәр Саба районы прокуроры вазифасын башкарган.

Районның яңа прокуроры Зөфәр Абитов закончалыкны саклауда район җитәкчелеге, муниципаль органнар һәм халык белән бергә аңлашып эшләп, республика прокуроры һәм россия генераль прокуратурасы күрсәткән зур ышанычны аклау өчен белемен, көчен кызганмаячагын белдерде.

Республика прокуроры Илдүс Нәфыйков һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов яңа прокурорга халык мәнфәгатен һәм хокукларын яклау эшендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев