Районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза
Ул балалар һәм яшүсмерләр катнашында булган юл һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән.
(23 сентябрь, “Апастово-информ”).
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы 20нче сентябрьдән 24нче сентябрьгә кадәр дәвам итә. Атна барышында районның мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар, балалар белән төрле чаралар - әңгәмәләр, класс сәгатьләре уза.
“Юлда йөрүче балаларның куркынычсызлыгы һәрвакыт көнүзәк мәсьәләрнең берсе булып тора. Юл куркынычсызлыгы атнасы да балалар һәм яшүсмерләр катнашында булган юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан оештырыла. Бу вакыт аралыгында безнең тарафтан да хәрәкәт вакытында автомобиль йөртүчеләрнең җәяүлеләргә карата өстенлек бирмәүгә һәм юл йөрү кагыйдәләре бозылуга кагылышлы фактларны, иминлек каешы куймаучыларны, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау буенча эшләр көчәйтелә”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев