Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районга кош гриппы кермәсен

2018нче елда райондашларыбызга кош гриппы белән очрашырга туры килгән иде. Шул вакытта авыру кош-кортлар яндырылып юк ителде, тиешле дезинфекция ясалды. Барлык саклык чаралары күрелде һәм ниһаять авыру чигендерелде. Әлеге хәл узган ел күрше районнарда кабатланды һәм райондашларыбызны янә борчуга салды.

(22 сентября, Ландыш Гайнуллина, "Апастово-информ").


Бүгенге көндә чирне районга кертмәү, кош гриппын булдырмау өчен нинди чаралар күрелә? Халык белән аңлату эшләре алып барыламы? Бу хакта район ветеринария оешмасы җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин сөйли.

-Районыбызда кош гриппы быел күзәтелмәде. Шулай да, бу чир районыбызга үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрү мөһим. Бу максаттан без күпләп кош-корт асраучы хуҗалыклар, фермерлар белән аңлату, кисәтү эшләре алып барабыз. Көзге чорда кыргый кошлар җылы якка оча башлыйлар. Шул вакытта, туктап ял иткәндә, алар йорт кошларына чир йоктырырга мөмкиннәр. Шуңа күрә, бу чорда йорт кошларын ябып торырга кирәк. Су кошларын ачык күлләргә чыгару да катгый тыела. Кош-кортларны вакытында сую да әйбәт булыр. Читтән кош сатып алганда, аеруча сак булу мөһим. Районга кош кертү ветеринарлар рөхсәтеннән башка эшләнергә тиеш түгел.

Нәрсә соң ул кош гриппы, аның симптомнары нинди?

Кош гриппы - вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле, авыру кошны яндырып юк итәләр. Симптомнарына килгәндә, кошларның йомырка салуы, ашаулары кинәт кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муены кәкрәя, тышкы ярсыткычларга битараф кала. Йон-каурыйлары тузгыган була, үләр алдыннан кикриге зәңгәрләнә. Тавыклар башларын иеп, күзләрен йомып тора, томшык тишекләре тыгылган була. Гырылдап, еш-еш сулыйлар. Эчләре китәргә мөмкин, тизәкләре яшькелт-көрән төстә була.

Кош-кортлар авырса яки үлү очрагы булса, тиз арада ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез.
Кош гриппының кешегә зыяны бармы?

Авыру тавыклардан кош гриппы йоктырган кешеләрдә бизгәк тоту (температура 39 градуска кадәр күтәрелә), өшү, баш авырту, коры ютәл, фарингит, тән ватылу, конъюктивит билгеләре күзәтелә. Авыр очракларда косу, сулыш алу авырлашу, үпкә шешә булырга мөмкин. Статистика буенча әлеге чирнең 60 процент очрагы үлем белән тәмамлана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев