Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районның күпьеллык үлән басуларында иң беренче теземнәр 5 июньдә Дәүләки якларында пәйда булды

Караборнашның асыл, инде кырык елга якын туган ягы басуларында иген игүче Рафаэль Сабиров болай ди: -Көзе коры килде бит, аннан, язның беренче көннәре дә күңелгә бераз шом салды. Шөкер, соңгы яңгырлар үлән, иген басуларына шифа булып ятты. Сенаж салуга менә быел 10 июньдә тотындык. Тракторым гына сынатмасын, кырдан кайткан кипшенгән яшел массаны бик яхшылап таптатабыз, еллык хезмәтебез базда туклыклы терлек азыгы булып өлгерсен өчен тырышабыз. Эш җайлы баргач бик тиз үрчи, вакыт белән санаша торган чак түгел бүген!

Фәнис Акберов быел язгы кыр эшләрендә алдынгылыкны бирмәде, район Сабан туенда хөрмәтләнеп бүләкләнде.

-Сабан туеннан кайтуга тракторыма эттергеч тактым, кырдан кайткан яшел массаны тигез итеп таратам. Пөхтә эшләгәч, аны таптатуы да җиңел,-ди ул.

 

Басулардан өзлексез конвейер белән кайтып торучы яшел массаны Мансур Шәрипов төгәл итеп исәпләп бара. Эшенә бик җаваплы карый ул, саннар артында терлекләр өчен тук кыш ятканын яхшы аңлый.

 

Басу-ферма сенаж базлары арасын көненә 50 тапкыр ураучы шоферлар Иван Кабанов белән Ленар Нәҗмиев өчен быелгы сезон икесенә бергә сиксәненче печән өсте инде.

-Теземнәрдә яткан үлән бик тиз кибә, шуңа да безнең өчен вакытның алтын чагы,-диләр алар.

 

Коштавылының тырыш механизаторы Рәдиф Вәлиев “Макдон“ белән бүген хезмәттәше Айрат Рәхмәтуллин белән алмашлап үләннәрне теземнәргә сала. Көнлек норма белән исәпләшми ул, көн саен 50-60 гектарда эш башкарырга өлгерә.

 

Болгаердан Илфат Нәҗмиев үлән теземнәрен үзенә беркетелгән комбайн белән ваклап, кырдан бик өлгер генә төяп җибәрә.

-Комбайным бик кыйммәтле һәм югары җитештерүчән. Кабинасы да бик заманча, элеккечә тирләп-пешеп, тузан йотып эшлисе түгел. Кырда машиналар ташкыны туктап алган арада бөтен механизмнарны тикшереп, техник карау үткәреп алам. Үзенең аерым компрессоры бар, тузан, кибәк кунган, тиз кызучан механизмнарын сәгать саен һава өрдереп чистартам-болай эшләмәсәң ул-бу килеп чыгуы да ихтимал бит,-ди көн дәвамында 500 тоннага якын яшел масса төяп җибәрүче печәнче.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев