Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районның тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары үз осталыкларын күрсәтте 

Районда "Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы узды. 


Анда район мәктәпләреннән әлеге дәресне иң нәтиҗәле алып баручы укытучылар катнашты. Укытучылар бәйге барышында укучыларга гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү, хәрби әзерлек алып бару буенча ачык дәресләр үткәрделәр, кызыклы эш алымнарын тәкъдим иттеләр, професииональ осталыкларын күрсәттеләр. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча, гран-при иясе булып Апас мәктәбе укытучысы Марсель Хикмәтов танылды. 
Беренче урынга Дәвеш мәктәбе укытучысы Лилия Нуруллина, икенче урынга Борнаш мәктәбе укытучысы Илфат Сөләйманов, өченче урынга Каратун мәктәбе укытучысы Хәлил Садриев һәм Зур Күккүз мәктәбе укытучысы Фәяз Миңнуллин ия булды. 
Морзалар мәктәбе укытучысы Рифат Бәдретдинов “Белем бирүдә иҗади якын килү”, Чирмешән мәктәбе укытучысы Рафил Миңнуллин “Укытучы-иҗатчы”, Кызыл-Тау мәктәбе укытучысы Азат Салаватуллин “Укытучы осталыгы”, Олы Бакырчы мәктәбе укытучысы Линар Вилданов “Белем бирүдә үзенчәлекле алым”, Иске Йомралы мәктәбе укытучысы Радик Галимҗанов “Педагог-профессионал” номинацияләрендә җиңү яулады. 
Бәйге җиңүчеләренә мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева җиңү яулаган мөгаллимнәрне хезмәт уңышлары белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев