Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Республика эшмәкәрләренең XI велосипедчылар марафоны Апаста тәмамланды

Эшмәкәрләр көне уңаеннан, әлеге өлкәдә эшләүчеләргә күтәренке рух бүләк итү, эшмәкәрлекне үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан оешкан велосипедчылар марафоны Апас җирлегенә килде.

24-26 май көннәрендә алар Югары Ослан-Красновидово-Кама Тамагы-Апас маршруты буенча үтте. Марафон безнең районда тәмамланды. 
Марафончыларны Апас чигендә үк каршы алып, район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров үзе дә марафонга кушылды. Аннан Әнәле чишмәсе буенда тукталдылар. Биредә аларны ипи-тоз белән, гармун моңнары астында каршы алып, районыбыз турында күп кенә мәгълүматлар юлланды. Каршы алучылар арасында яшь хоккейчылар да бар иде. Марафонга эшмәкәрләр, хоккейчылар да кушылды. Апас урамнары аша узган кунакларны “Апас” универсал спорт комплексы янында шулай ук яшь буын каршы алды. Биредә тантаналы өлеш һәм җылы аралашу булды. Аннан район туган якны өйрәнү музее белән танышып, марафончылар Яр буенда агач утырту чарасында катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев