Рөхсәтсез чыршы кискән өчен штраф яный
20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр районда «Чыршы» оператив-профилактика чарасының уза.
(21 декабрь, “Апастово-информ”).
Профилактик чара барышында урман кишәрлекләрендә даими рәвештә тикшерү уздырып торылачак. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
“Буа урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Илнар Гатауллин белдерүенчә, урман утыртмаларын законсыз кискән, зыян китергән өчен яки агачларны үз белдегең белән казып алган өчен гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф яный. Өстәвенә законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны кире кайтарыр тиеш.
“Гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен аунак агачларны ирекле җыя ала. «Аунак агач» дигәндә көчле җил, буран яисә күпләп яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин диләнке эшләре уздырылган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яисә агач кәүсәләре турында сүз бара.
Аунак агачларны урмандагы агачларны кисмичә, бары тик кул көче белән кулланыла торган инструментлар, җайланмалар һәм механизмнар (балта, кул пычкысы) ярдәмендә генә җыярга ярый”, - дип белдерде “Буа урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Илнар Гатауллин.
Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев