Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Россия Президенты Юлламасыннан соң нинди Законнар үз көченә керәчәк?

Прокурор аңлатмасы

(Апастово-информ, Ришат Жамалиев).


1. 2021 ел ахырына балалар бакчаларында 3 яшькә кадәр балалар-ясли төркемнәрендә чиратлар юкка чыгарга тиеш;

 

2. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга хәзер яшь ярымга кадәр түләнә торган пособие балага 3 яшь тулганчы биреләчәк. Әгәр дә гаиләдәге бер кешегә керем яшәү минимумыннан кимрәк икән, бала өчен бу пособие аңа 7 яшь тулганчы түләнәчәк;

 

3. “Ана капиталы“ беренче бала тугач ук түләнәчәк. Бу ел башыннан бу сумма 466 мең сум тәшкил итәчәк. Шуннан соң гаиләдә икенче бала тугач та тагын 150 мең сум түләнәчәк. Әгәр дә гаиләдә инде беренче бала бар икән, икенче туган бала өчен бу “Ана капиталы“ түләве 616 мең сум тәшкил итәчәк. Гаиләдә дүртенче булып туган бала өчен гаилә алган ипотека кредитының 450 мең сумын дәүләт каплаячак.

 

4.Мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларда  укучы балалар өчен мәктәп ашханәсендә туклану дәүләт исәбеннән түләүсез булачак;

5. 2021 ел ахырына барлык мәктәпләрдә дә тотрыклы Интернет гамәлгә керәчәк:

 

6. Барлык балалар музыка-сәнгать мәктәпләрен дә капиталь ремонтлаячаклар;

7. 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан ай саен 5000 сум өстәмә түләү башкарылачак;

 

8. Югары белем бирү уку йортлары инфраструктурасы ныгытылачак һәм яңа бюджет уку урыннары булдырылачак;

 

9. Авылларда һәм бистәләрдә яңа ФАП лар пәйда булачак;

 

10. 1 июльдән поликлиникалар һәм “Ашыгыч ярдәм“ станцияләрендә мордернизация эшләре башланачак;

 

 

11. Табиблар һәм шәфкать туташларының яшәү-торак проблемалары хәл ителә башлаячак;

 

12. 2024 ел ахырына урыннарда сәламәтлек саклау тармагында белгеч-табиблар җитешмәү проблемасы хәл ителәчәк;

 

13. Медицина югары белем бирү уку йортларында 70 процент уку урыннары урыннардан район һәм шәһәрләр юлламалары буенча максатчан кабул ителгән студентлар өчен беркетеләчәк һәм бүленәчәк.

 

Бу үзгәрешләр турындагы Закон проектлары бүген тиешле инстанцияләрдә каралу һәм кабул ителү стадиясендә.

 

Аларның үз көченә керүе турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

 

Апас районы прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев