Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Сабантуйлар котлы булсын

Искиткеч гүзәл, күңелле һәм зур бәйрәм ул – Сабан туе.

 Ата-бабаларыбызның казанышлары һәм замандашларыбызның уңышлары белән горурланып яшәүче халкыбызның тырыш, намуслы хезмәттән соң бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Нигездә, икмәк, фидакарь хезмәт, дуслык-туганлык яткан Сабантуйлары туган белән туганны, күптән күрешмәгән классташларны, авылдашларны, дусларны очраштыра. Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар! Барыгызга да халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе белән кайнар котлыйм. Хезмәтегездә уңышлар, гаиләгездә татулык, илгә-көнгә тынычлык телим. Табыннарыгыз мул булсын, икмәкләребез уңсын, җиһанда татулык хөкем сөрсен. Сабантуй котлы булсын! 
Рәшид Заһидуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев