Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Сатмыш авылында китап укырга яраталар

Барыннан да бигрәк нәни китап сөючеләр дә шактый икән.

(15 апрель, “Апастово-информ”).



Сатмыш авылында 10 елдан артык китапханәче булып эшләүче Гөлчәчәк Гыйсмәтова авылда китап укучылар күп булуы, китапханәгә аеруча балаларның бик теләп килүен әйтте.
“Китапханәбезгә халык күп килә. 64 яшь укучыбыз да бар. Мин китап укучыларны җәлеп итәргә тырышам. Яңа китаплар белән беренче үзем танышам. Аннан соң авылдашларга кыскача эчтәлеген сөйләп, кызыксындырам. Һәр кешенең нәрсә укырга яратуын белеп, аларга китаплар тәкъдим итәм, - диде Гөлчәчәк Гыйсмәтова.
Китапханәдә төрле кичәләр дә еш уза. “Китап, мин һәм гаиләм!” дип исемләнгән әдәби кичәгә күп балалы гаиләләр чакырылган. Чара барышында «Тормышыбызда китап ни өчен кирәк?», «Гаилә белән китап уку файдалымы?», «Балаларны китап укырга мәҗбүр итәргә кирәкме?», «Яшь буенча туры килмәгән китаплар укырга ярыймы?» һәм башка кызыксы сорауларга бергәләп җаваплар эзләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев