Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Сайлауларда саклык чаралары төгәл үтәлде

11-13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар узды.

Районның үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы Президентына кандидатлар арасында Рөстәм Миңнеханов иң күп тавышны җыйды. Аңа райондашлар ышаныч белдереп, барлык сайлаучыларның 97,67 проценты тавыш бирде. Сайлау тыныч, оешкан төстә үтте.

Тормышта булган катлаулы вәзгыять аркасында, сайлау участокларында халыкның сәламәтлеген саклау беренче урынга куелды. Саклану һәм профилактика чаралары кысаларында, участокка кергәндә температура үлчәнде, бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка тәкъдим ителде, антисептик кулланмалар булдырылды. Сайлауга килүчегә бер тапкыр кулланыла торган ручка бирелде, келәмнәр дезинфекцияләнде, дистанция сакланды. Аерым керү, чыгу юллары булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев