Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Серләшеп, ярдәмләшеп

Апас үзәк китапханәсендә район үзәгенең “Сердәш“ һәм “Сүнмәс дәрт“ клубы әгъзалары 8 март-Хатын-кызлар көне уңаеннан чираттагы чарага бик теләп килделәр.

Бу клуб утырышларында һәм ай саен үткәрелүче төрле чараларда иллегә якын олы яшьтәге пенсионерлар, хезмәт ветераннары бер-берсен барлап тора, ярдәмләшә һәм киңәшләшә. Очрашуга чакырылган район Пенсия Фонды бүлеге баш белгече Алсу Хәсәнова, район халыкны социаль яклау идарәсе вәкиле Алия Гарифуллина, район кулланучылар хокукларын яклау һәм “Госалкоголь“ инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова һәм Ындырчыда моннан 4 ел элек ачылган район психологик ярдәм күрсәтү үзәк баш белгече Елена Сәлахова аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Елена Николаевна бик матур итеп татарча сөйләве белән күпләрне таң калдырды. 
Эчтәлекле очрашу кичәсе Апас ресторанында тәмле чәй өстәлләре артында дәвам итте. 
Кичәгә чакырылган кунаклар мондый очрашуларга тагын да килергә сүз бирде. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев