Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районы буенча уникенче модульле фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты

Әлеге яңалыкны Түбән Барыш авылы халкы шатланып кабул итте.

(10 нчы сентябрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Түбән Барыш авылы халкы өчен бүген чын бәйрәм булды. Абый-апалар авыл уртасында кояш кебек балкып торган яңа бина янына җыйналды.
Республика программасы буенча сафка баскан фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Багаутдинов һәм башка җитәкчеләр катнашты.
“Хөрмәтле Түбән Барыш авылы халкы! Сезнең өчен бүген зур бәйрәм. Районда республикакүләм программа буенча эшләнә торган объектларның бу соңгысын ачабыз. ФАП бик уңайлы урында урнашты. Рәхәтен күрегез, профилактика өчен генә килергә булсын. Тагын бер серне чишәргә булдым әле. Россиянең мәнәният министрлыгы программасы буенча районда 50 урынга ике авыл клубы төзеләчәк, шуның берсе сезнең авылга. Шулай ук күлегез программага керергә тора. Сәламәтлектә, рәхәттә, шатланып яшәгез!”,- диде район башлыгы.
Түбән Барыш авылы халкының шатлыгы белән республика кунагы да уртаклашты.
“Без чираттагы фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнашып сезнең шатлыклар белән дә уртаклашабыз. Чыннан да әлеге ФАП бик уңайлы. Өлкән кешеләр сәламәтлеген һәрдаим кайгыртып торырга тиеш. Алдагы көндә дә сезгә сәламәтлек, шатлыклы көннәр, уңышлар телим”, - диде Татьяна Ларионова.
Авыл халкы да шатлануын яшермәде. Берсен-берсе уздырып рәхмәт әйтергә ашыкты.
“Бу пункт безгә бик кирәк иде. Халык җыеннары саен сорап мөрәҗәгать итә килдек. Авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова да безнең сорауларга кушылды. Күрәсез җитәкчеләр аның сүзенә игътибар иткәннәр. Авыл халкы исеменнән Президентыбызга, район башлыгына, авыл җирлеге башлыгына олы рәхмәтебезне ирештерәбез”, - диде авыл аксакалы Хабил абый Җәләлиев.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин төзүчеләргә рәхмәтен белдереп, Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев