Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Шикәр авыруынннан ничек сакланырга?

Шикәр авыруы – кешеләрдә еш очрый торган авыруларның берсе.

Ул кеше организмының эндокрин системасына бәйле. Гадәттә, ул организмда инсулинның җитешмәве яисә аның хәрәкәте түбәнәю аркасында барлыкка килә.

Шикәр авыруының ике төре билгеле. Аның беренчесе бала яисә үсмер чаганда булырга мөмкин. Икенчесе, гадәттә, 40 яшьтән узганнарда еш очрый. Бу вакытта ашказаны асты бизе күзәнәкләре, эшләвен дәвам итеп, инсулин бүлеп чыгарса да, бавыр, мускулларның һәм майлы тукымаларның күзәнәкләре моны кабул итми. Өстәвенә, организмга шикәр күбрәк кергән саен, күзәнәкләрнең инсулинны сиземләве кими бара.
Шикәр авыруының беренче симптомнары: хәлсезлек, авыз кибү, ябыгу, бер үк вакытта аппетит көчәю, артык тирләү.
Авыру килеп чыгуга нәселдәнлек, симерү, инсулин эшләп чыгаручы бета-күзәнәкләрнең зарарлануы, вируслы инфекцияләр, сресслар төп сәбәпче булып тора.
Табиблар авыруны булдырмау өчен тән массасын нормада тотарга, артык массадан арынырга, шикәрле ризыкларны һәм эчемлекләрне, камыр ризыкларын, ысланган продуктларны ашауны чикләргә яисә бөтенләй туктатырга, көненә берничә тапкыр бүлеп ашарга
тәмәке тартудан, алкоголь эчемлекләрдән баш тартырга, күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итәләр. Иң мөһиме табиблар 40тан узганнарга, нәселләрендә шикәр авыруы белән авыручылар булган кешеләргә, тән массасы артык булганнарга елына бер-ике тапкыр кандагы шикәрнең нормасын тикшереп тору зарур диләр.
Шикәр авыруы дөньяда иң киң таралган чир. Бу чир белән дөньяда 200 миллион кеше авырый. Россиядә 8 млн кеше әлеге авырудан интегә. Апас районында да 589 кеше исәптә тора. Агымда елда 53 кешедә шикәр авыруы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев