Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Шыгай авылында гомер кичерүче Сәлимә әби Вәлиуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Гомер бәйрәме уңаеннан аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырылды.


(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Сатмыш авылы җирлеге башлыгы Рамилә Сибгатова акъәбине юбилее белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юллады.

Сәлимә әби Вәлиуллина Шыгай авылына Башкортстан якларыннан килен булып төшкән. Дүрт балага гомер бүләк итеп, бүген алар тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.
“Тормышымның кадерен белеп, аның һәр мизгеленә сөенеп яшәдем. Яшьләр дә гомерләрен заяга уздырмасннар иде дип телим”, - ди акъәби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев