Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Синоптиклар Татарстанда буран һәм көчле җил турында кисәтә

Температураның минус 9 градуска кадәр төшүе көтелә.

Татарстан территориясендә бүген көндез күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән буран булуы, шулай ук көчәйгәндә 16 метрга кадәр көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә республикада һава торышын актив циклоннар билгеләячәк.

Якшәмбе температура 9 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Көндез һава температурасы -2дән алып -7 градуска кадәр фаразлана.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренчә, Төньяк Атлантикадан циклон Казанга кыска вакытлы салкыннар китергән. Якындагы декадада һава торышы тотрыксыз булачак, басымның көчле төшүе ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев