Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Снюс афәте: тагын бер бала “кәнфит” чәйнәп агуланды

Башкортстанда тагын бер бала “кәнфит” чәйнәп агуланды. Бу хактагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә дәваханәнең шәһәр прокуратурасына рәсми хаты рәвешендә таралды һәм ата-аналарны тирән борчуга салды.

“Дәваханәгә алып килгәндә малайның хәле авыр була. Кабул итү бүлеге табибының бала сүзләренә нигезләнеп язган “докладное”ндагы  мәгълүматка караганда, сыйныфташлары аңа чәйни торган кәнфит (снюс булуы ихтимал) биргән һәм 20 сум акча түләгән. Чәйнәп берничә минут үтүгә, малайның хәле кинәт начарланган. Ашыгыч ярдәм машинасында аны дәваханәгә китергәннәр” дип язылган хатта.  Берәүләр бу хәбәрне фейк дип кабул итсә, икенчеләр чын хәлгә санап, борчуга калды. Кызганычка каршы, соңгылары хаклы булып чыкты.  Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә әлеге хәлнең чынлыгын расладылар. Башкортстанның тикшерү комитеты үсмер бала агулану факты буенча тикшерү эше башлаган.   Әле ноябрьдә генә Кырмыскалы районында 12 яшьлек малайның “кәнфит” белән сыйлаганнан соң, агуланып, дәваханәгә эләгүе турында хәбәр таралган иде. Инде килеп бу хәл...   “Насвай” һәм “снюс” саткан өчен штраф күләме нибары 2-4 мең сум икәнен исәпкә алсаң, монысының да соңгы очрак булырына бер өмет тә юк...

Автор : Эльмира Ибраһимова

Чыганак: Башинформ Фото: Башинформ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27452

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев