Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Спутник тәлинкәсе куйганда тотылган чыгымнарның республика бюджетыннан 7300 сумы кире кайтарыла

Татарстан Хөкүмәтенең быелның 14 майда көченә кергән 390 нчы Карары буенча санлы ТВга күчеш чорында телесигналлар начар кабул ителүче Колгына, Себерче, Шәмбалыкчы, Түбән Барыш, Зур Болгаер һәм Югары Акхуҗа авылларында яшәүче аерым категория гаиләләргә һәм граҗданнарга спутник тәлинкәсе куйганда тотылган чыгымнарның республика бюджетыннан 7300 сумы кире кайтарыла. Шулай ук районда яшәүче аерым категория граҗданнарга махсус өй антеннасы һәм приставка алган очракта бюджеттан 2000 сумга кадәр чыгымнар компенсацияләнә.

Районда 7300 сумга хокуклы 78 аз керемле, күп балалы гаилә һәм аерым категория граҗданнар яши, аларның исемлеге авыл җирлекләренә дә бар. Бу компенсацияне алу тәртибен “Йолдыз“ битләре һәм газетабыз сайтында укучыларыбызга яхшылап аңлаттык. Монда санлы ТВ карау өчен куелган җиһазларның маркасы, техник характеристикалары бик мөһим.
20 ноябрьгә бу 7300 сумлык компенсацияне аз керемле, күп балалы һәм аерым категориягә кертелгән 4 гаилә һәм граҗданнар рәсмиләштерде.
2000 сумлык субсидия-компенсациягә районда яшәүче, Карарда язылган тиешле шарт-таләпләргә туры килүче барлыгы 268 гаилә һәм аерым категория граҗданнар дәгъва тота ала. 20 ноябрьгә аны 142 кеше һәм гаилә алды.
-Гаризаларны 29 ноябрьгә кадәр кабул итәбез. Шуннан соң Карарның көче югала. Тиешле таләпләргә туры килгән очракта каралган компенсация акчасы сезнең банк электрон картасына күчереләчәк. Үзегезнең хокукларыгыздан тулы күләмдә файдаланырга чакырам, тагын бер атна вакыт калды,-дип кисәтә район халыкны социаль яклау идарәсенең республика материаль ярдәм бүлеге баш белгече Алия Гарифуллина.
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев