Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Субсидияләр һәм пособиеләр кемгә тиеш?

Коронавирус эпидемиясе чорында балалы гаиләләргә һәм эшсез калучыларга аеруча кыен.

(21 май, “Апастово-информ”)


Коронавирус эпидемиясе чорында балалы гаиләләргә һәм эшсез калучыларга аеруча кыен. Кемнәрдер вакытында акча ала алмый. Кемнеңдер коммуналь хезмәтләр түләү өчен акчасы җитми. Боларның барысын да истә тотып, Россия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә һәм эшсез калучыларга акчалата ярдәм итү ысулларын кертте. Ләкин, кайберәүләр моның эчтәлеген аңлап бетермәскә мөмкин.


Шуны истә тотып, 22нче май көнне иртәнге 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Җәмәгать палатасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан буенча Пенсия фонды белән берлектә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары, шулай ук эшсезлек буенча пособиеләр түләү мәсьәләләренә багышлап, турыдан-туры элемтә үткәрә.


Булган сорауларыгызны бирү өчен туры элемтә телефоннары:
567-81-69;
266-36-71;
266-36-72;
266-36-74.
Сорауларыгызны алдан op.rt@tatar.ru адресы буенча да җибәрә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев