Субсидиясез кала күрмә
14 октябрьдә район территориясендә санлы телевидениегә күчү төгәлләнде.
Район эчендә һәм тирә-күрше районнардагы берничә махсус телетрансляторны эш режимына күчерү, сынау-көйләү эшләре планлы нигездә үткәрелде. Татарстан хөкүмәтенең аерым Карарлары буенча шарт-таләпләр үтәлеп, өенә спутник тәлинкәсе, санлы телевидение карау өчен өй антеннасы, махсус приставка куючыларга 2000-7300 сумлык субсидия бирелүен без “Йолдыз“ укучыларына районның халыкны социаль яклау идарәсе белгечләре белән бергәләп бик яхшылап аңлаттык. Бүгенгә район буенча 7300 сумлык субсидияне 4 күпбалалы гаилә, 2000 сумга кадәрле субсидияне 129 төрле категория апаслы алган. “Гаризаларны 29 ноябрьгә кадәр кабул итәчәкбез. Субсидиягә булган хокукларыгыздан тулы күләмдә файдаланыгыз“, - дип чакыра идарәнең материаль ярдәм бүлеге баш белгече Алия Гарифуллина.-Авыл жирлекләре, безнең белән даими элемтәдә булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев