Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Свияга+” ял һәм сәламәтләндерү үзәге икенче сменага балалар кабул итте

Биредә бүгенге көндә барлыгы 88 бала ял итә.

(28 июль, “Апастово-информ”).



Палаткалы лагерьга кабат балалар җыелды. Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш һәм Буа шәһәреннән килгән балалар биредә хәрби күнекмәләргә өйрәнәчәк һәм шул ук вакытта табигать кочагында ял да итәчәк. Балалар ялы өчен барлык шартлар да тудырылган, биш мәртәбә ашату каралган. Саклану чаралары да исәпкә алынган.
“Мин Апас районыннан килдем. Миңа монда бик ошый. Палаткалы лагерьга беренче мәртәбә килүем. Автоматны дөрес итеп сүтеп-җыярга, винтовкадан атарга өйрәнәсем килә. Үземә яңа дуслар да табарга өлгердем”, - ди Осман Кәлимуллин.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина балаларның күбесе Апас районыннан булуын билгеләп үтте һәм моңа сөенечен белдерде.
“Яшь десантчылар” палаткалы лагеренда ял итү биш сменада оештырылды. Ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев