Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Сынауларда сынмый көчле ирләр

Апаста яшәүче Илнур Азизовны күп кенә мәдәни чараларда, кичәләрдә, ярышларда очратып була. Кайчан гына күрсәң дә, көр күңелле, ачык йөзле, аралашучан һәм тормыштан канәгать ул.

Илнур Азизов янәшәдәгеләр кебек ныклап аякларына басып йөри алмаса да, язмышы белән килешеп, тулы тормыш алып бара. Аның һәрчак хәленә керүче, терәк булучы якыннары, тугры дуслары, яраткан эше, шөгыле бар. Илнур парлы гаилә юлына да аяк басты. Тормыш иптәше Фәнзия белән үз фатирларында матур гына гомер итәләр. 
Илнур бик аралашучан, сөйләшергә ярата. Кыю итеп үз фикерен әйтә белә, нык ихтыяр көченә ия. Матур итеп җырлый. Шигырьләр иҗат итә. Шул ук вакытта спорт дөньясы да аңа чит түгел. Кул көрәше, шашка-шахмат ярышларында аны еш очратырга була. Беренче урынны яулап алган медальләре дә бар. Ел саен республикакүләм ярышларда катнаша. Быел да Казан шәһәрендә мөмкинлеге чикләнгән яшьләр арасында узган “Чиксез талантлар“ республика фестивалендә үзен сынады. Илнур “Әдәби иҗат“ һәм" Чикләре булмаган спорт“ номинацияләрендә катнашты. Ул үзенең бар яктан да көчле, сәләтле, алдынгы булуын исбатлады һәм икенче урынга лаек булды. 
-Мәктәптә яхшы укыдым. Шигырьләремне күбрәк кич белән, төнлә иҗат итәм. Аларны бәйгеләргә юллыйм. Спортны да үз итәм. Фестивальгә чакыруны да шатланып кабул иттем һәм җиңүгә өмет белән бардым. Үз-үзеңә һәрчак ышанырга кирәк. Шулай ук янәшәмдә мине аңлаучы, яңа җиңүләргә әйдәүче, һаман да үсендереп торучы социаль хезмәткәрләр бар. Аларга рәхмәтем чиксез. Җиңүләремдә дә аларның өлеше зур, – дип уйлары һәм уңышлары белән дә теләп уртаклашты ул. 
Илнур быел Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан узган шигърият бәйрәмендә дә катнашты. Ул үзенең яңа гына табадан төшкән шигырьләрен яңгыратты. Шулай ук танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашуда да иҗатына уңай бәя алды, мактау сүзләре ишетте. 
Илнур тормышны ярытуы, дөньяга карашы, хыял-омтылышлары белән бик күпләрдән аерылып тора. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев