Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Табар Черкене халкы Чемек бәйрәмен үткәрде

24 майда районда, Табар Черкене халкы гасырлар буе саклаган дини йола, гореф-гадәт буенча, ЧЕМЕК бәйрәме үтте. Анда чуаш милләтеннән булган барлык черкенлеләр тулы гаиләләре белән катнашты. Авылда туып-үсеп, Россиянең төрле төбәкләренә таралган туганнары бу көнгә туры китереп туган авылларына кайтты. Буа Епархиясе вәкиле Иоанн атакай бар халыкны изге дини бәйрәмнәре белән котлады һәм чараларда катнашты.

-Дини кануннар буенча Чемек бәйрәме изге Пасха бәйрәмен үткәргәч, 7 атнадан соң уздырыла безнең авылда,-дип аңлата Табар Черкене мәктәбенең чуваш теле укытучысы Светлана Сусарина.-Аның тамырлары бик борынгы гасырларда кешеләр потларга табыну, мәҗүсилек чорларына тоташкан.

-Быел авылыбызда Пасха 8 апрельдә үтте,-дип сүзгә кушылды авыл мәктәбе директоры Лидия Щербакова. –Бәйрәмнән соң бер атнадан авылыбыз зиратында барлык гаиләләр катнашында “Әти-әниләр көне”нә җыелдык. Мәрхүм туганнарыбызның каберләрен зыярәт кылып үткәрелгән зур өмәдә шулай ук авылыбызның барлык олысы-кечесе катнашты. Йола буенча Чемек бәйрәме вакытында һәр каберлек янәшәсендә ясалган өстәлләр артында мәрхүмнәр рухын искә алу үткәрелә. Бу көнгә багышлап, ел да авылыбызда берничә гаилә нәзер әйтә һәм бу көнгә атап тояклы йорт хайваны-гадәттә ул тәкә яки сарык була-бүләк итә. Зиратта тиешле йолаларны башкаргач, барлык гаиләләр өйләренә кайтып, аның икенче өлешенә әзерләнә. Кичке якта, караңгы төшәрәк, авылның бик абруйлы берничә ир-аты авыл урманы читенә корбанлыкларны алып менәләр. 1 гасырлык “УЧУК-ИМӘН” дип йөртелә ул безнеңчә. Шунда дини йолаларга туры китереп, догалар укып, корбан чалына, эч-башын, тиресен шул имән төбенә күмәләр.

-Быел бу корбанлык тәкә-сарыкларны авыл халкына Елизавета Картапова, Светлана Сусарина һәм Юрий Кузьмин гаиләләре бүләк итте, зур рәхмәт аларга,-дип сүзгә кушылды Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифгать Ибәтуллин.

Әңгәмәбезне авылның тарихын бик яхшы белүче мәктәп директоры Лидия Щербакова, мәдәният үзәге җитәкчесе Светлана Листратова белән дәвам иттек.

 - Элегрәк шул имән янындагы аланлыкта  изгеләндерелгән казанда итле Чемек боткасы пешерелеп, зур, уртак табын корыла иде. Бу бик борынгы зур казан авылыбызның бик тә абруйлы Анатолий Шашкин гаиләсе саклавында тора. Аңа биш чиләк су сыя. Быел авыл халкы соравы һәм теләге белән Чемек табыны авыл уртасында, яңартылган Мәдәният йорты янәшәсендәге иркен, халыкка килергә якын, уңайлы урында үткәреләчәк. Бу бәйрәмгә һәркем милли киемнәрдән килергә тырыша. Шунда ук олылар, балалар өчен төрле уеннар да оештырыла. Үзебезнең “Шурумпуч” вокаль ансамбле, дини җырларга һәвәс абый-апалар бик эчтәлекле итеп халыкны күңел ачтыра. Шул ук табында бер-беребезгә бик матур теләкләребезне әйтешәбез. Бер-беребездән һәм Тәңребездән гафу, кичерү сорау йолаларын да бергәләп үтибез. Пешкән ит, Чемәк боткасын бәйрәмгә килә алмаучыларның өйләренә тарату гадәте дә бар,-диде алар.

Авылда Виталий Васильев гаиләсе тырышлыгы белән берничә ел элек зиратка килү урам башында җыйнак кына часовня төзелде. Бик тә динле һәм тырыш нәсел вәкиле Андрей Хураськин зур агач чиркәү төзелешен башлап җибәрде. Аның туганы Леонид Алексеевич Хураськин үзенең улы Алексей Казанда оештырган милли вокаль-инструменталь ансамбле районга гастрольләргә кайтып, якын көннәрдә авылдашларына иганә концерты куярга ышандырды. “Ниятьләрегез чынга ашсын”, диделәр черкенлеләр.

Бу бәйрәмдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев аңа бу уңайдан зур рәхмәт әйтте һәм район хакимияте исеменнән барлык Черкен халкын, кунакларны тәбрик итте. Матур теләкләрен ирештереп, ул районда барлык милләтләр һәм дин тарафдарлары өчен дә тигез шартлар һәм игътибар булдырылуын ассызыклады.

Чемек бәйрәменә чаклы Табар Черкене мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” үткән иде һәм балалар укытучылары, әти-әниләре белән бергәләп зиратка килеп, гореф-гадәтләр, дини йолаларны үтәүдә катнашты. Димәк, гасырлар, буыннар бәйләнеше өзелми авылда!

Чемек бәйрәменә гадәттә кырларда, бакчаларда язгы эшләр төгәлләнгән була һәм Татарстанның Тау ягында Черкен халкы гына шулай күмәк, бердәм булып, зурлап үткәргән Чемек бәйрәменнән соң авылда яңгыр ява. Ходайның рәхмәте киң вә иркен шул, бәйрәм уртасында ук күк йөзен болыт басты, “тып-тып” итеп җиргә тамчы тама башлады Афәрин, черкенлеләр, кырлар яңгыр көтә!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев