Тал мамыгы – янгын чыганагы
Табигатьтә коры, эссе, җилле һава торышы саклана. Соңгы көннәрдә тупыл мамыгы да ак кар бөртекләредәй җиргә оча һәм мамык юрганнар хасил итә. Бу мамык тиз кабынып китүчән һәм зур тизлек белән яна башлый. Димәк, янгын куркынычы арта.
-Тупыл мамыгы белән малайлар да уйнарга ярата. Шуңа да әти-әниләргә балаларына бу хакта гел искәртеп, күзәтеп торырга кирәк. Тупыл мамыгы тиз янып бетә, әмма коры үлән, агач кабынып китү өчен шул да җитә. Фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәк. Әгәр дә сез балаларның урамда мамык һәм ут белән уйнаганын күрсәгез, читтә калмагыз, янгынны булдырмый калыгыз. Әти-әниләргә үтенеч: балаларыгызга ут белән уйнауның аянычлы хәлләргә китерү ихтималын аңлатыгыз. Исегездә тотыгыз: сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы яки ремонт һәм төзелеш эшләре башкарган вакытта чыккан очкын янгын китереп чыгарырга мөмкин. Искәртеп үтәбез, балалар шуклыгы белән чыккан янгынның матди зыянын, закон буенча, әти-әниләр түли.
Янгын куркынычы зур булу чорында тупыл мамыгы җыелып торган җирләрне, аеруча агач корылмалары янын даими рәвештә чистартып торырга; чүп-чар якмаска; территориядә сулы кисмәк, беренче янгын сүндерү җыелмасы (көрәк, багор, чиләк, янгын сүндергеч һәм башкалар) булган щит урнаштырырга кирәк, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Резедә Ибраһимова.
Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше бүлеге искәртә: янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексы нигезендә җаваплылык карала. 20.4 маддә буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыга штраф каралган. Халыкка 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик зат 300 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Янгын чыгу очрагы белән очрашсагыз – 01 - стационар, 101, 102 номерларын кәрәзле телефоннан җыеп хәбәр итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев