Татар Пүчинкәсе авылында гомер кичерүче Сафия әби Биктаһирова Ил башлыгы Котлавын алды
Бүген Татар Пүчинкәсе авылында яшәүче Сафия әби Биктаһирова 95 яшьлек олы юбилеен каршылый.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Сафия әбине туган көне белән тәбрикләп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының махсус Котлау открыткасын тапшырып, изге теләкләрен юлладылар. Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов ак әбигә саулык-сәламәтлек, имин көннәр юллап, яз чәчәкләре һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев