Татарстан Республикасы Гербында ни өчен Ак барс сурәтләнгән?
Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.
(6 февраль, “Апастово-информ”).
7 февральдә Татарстан Республикасы гербы көне билгеләп үтелә. Ул Республика Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 нче февралендә кабул ителгән.
Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне чагылдыра. Гербның уртасында янтавында түгәрәк калкан булган канатлы ак барс сүрәтләнгән. Ул элекеге заманда уңыш, балаларны саклаучы тәңре булган. Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчысыннан тора. Ак барс кызыл кояш җирлегендә урнашкан. Кояш – элекеге заманда күп халыкларның баш тәңреләре булган. Татарстан гербындагы кызыл кояш уңыш, бәхет, яшәешне аңлата. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган.
Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш – кызыл, Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка – ак, янтавындагы түгәрәк – яшел, калкан, бизәк һәм "Татарстан" язуы – алтын төс белән ясалган.
Кашкарый җөп санлы таҗлары белән мәңгелек яшәү чишмәсен, гомернең озынлыгын һәм озын гомер теләвен аңлата.
Барсның күтәрелгән алгы уң аягы – югары хакимиятнең бөеклегенә ассызымлаган ишарә. Ул шулай ук эшнең уң аяктан башланганын, Татарстанның яңарыш юлында баруын аңлата.
Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның яклаучы, җиде каурые тирә-якка тәэсир итү көче җирдә дә, күктә дә булуын, коерыгының торышы яхшы кәефне, дуслыкны белдерә.
Үсемлектән хасил орнамент һәм лалә чәчәге татарда табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.
Өч алтын боҗра бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен чагылдыра.
Төсләрнең символик мәгънәләре:
Алтын төсе — Татарстан җиренең матурлыгын, муллыгын күрсәтә.
Яшел төс — яз яшеллеге, Татарстан яңаруы
Ак төс — Татарстан гражданнарының уй-фикер пакълыгы,
Кызыл төс — Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, куәте.
Шулай итеп, Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.
Дәүләт гербын куллану кагыйдәләре «ТР дәүләт символлары турында» Закон нигезендә регламентлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев