Татарстан Республикасы Президенты telegram - каналны эшләтеп җибәрде
Рөстәм Миңнеханов үз социаль челтәрләрендәге каналга сылтама белән уртаклашты.
Республика Президентына шушы сылтама буенча язылырга мөмкин: https://t.me/rustamminnikhanov
Республика җитәкчесенең беренче хәбәре киң җәмәгатьчелек белән исәнләшүе булды.
Искәртеп узабыз, бүген РФ Генераль прокуратурасы Instagramны россиялеләргә карата көч куллануга өндәү аркасында экстремистик оешма дип тануны таләп итте. Соңрак Роскомнадзор россиялеләрнең Instagramга керүен чикләргә дигән карар кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев