Татарстан юристлары апаслыларга юридик ярдәм күрсәтә
Апаста “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия җәмәгать берләшмәсенең Татарстандагы төбәк бүлеге мәгълүмат-консультациясе мобиль төркеме эшли.
Төрле юнәлештәге 20 белгечтән торган төркем Апас мәдәният йортында кабул итүләр үткәрә. Биредә ТР Президенты Аппараты, “Россия юристлары ассоциациясе”, Мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре апаслыларга юридик ярдәм күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев