Татарстанда эшмәкәрләр өчен "Кайнар линия" эшли
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы структуралар белән берлектә кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Консультацияләр өчен Кайнар линия эшли, анда теләсә кайсы эшмәкәр үзен кызыксындырган сораулар буенча мәгълүмат ала, шулай ук үз тәкъдимнәрен калдыра ала.
Агымдагы елда эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәме өчен 1,23 млрд. сум җибәрелгән. Икътисад министрлыгына караган структураларның - Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Гарантия фондының капитальләшүен исәпкә алып, ярдәмнең гомуми суммасы 4,5 млрд. сум тәшкил итте.сум. Финанслау нәтиҗәсендә республикада финанс ярдәме программалары гамәлгә ашырылачак: ташламалы микрозаймнар һәм кредитлар, йөкләмәләр, субсидияләү, комплекслы хезмәтләр күрсәтү, экспорт юнәлешле кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча барлык үз йөкләмәләрен һәм игълан ителгән чараларны тулысынча үтәвен дәвам итәчәк.
Хәзер министрлык ярдәм продуктларын үзгәргән икътисадый шартларга яраклаштыру өстендә эшли. Хәзерге вакытта аларны үзгәртеп кору өчен булган барлык программаларга анализ ясала, шулай ук өстәмә ярдәм чаралары эшләнә.
8(843) 524-90-90 телефоны аша эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле барлык сораулар буенча консультация алырга, тәкъдимнәр калдырырга, шулай ук бизнесның конкрет сораулары буенча ярдәм чараларын сайларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев