Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Татарстанга эсселек килә

Киләсе атнада республикада урыны белән яшенле яңгыр булыр, боз явар, дип фаразлый синоптиклар.

 Иртәгә, 18 июньдә, көндез Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 18 июньдә, республикада аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Талгын җил төньяк-көнбатыштан исәчәк.

Синоптиклар республикада төнлә +6..+11, көндез +21..+26 градус җылы булачак, дип фаразлый.

Казанда иртәгә шулай ук аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә +9..+11, көндез +23..+25 градус җылы булачак.

19 июньдә республикада аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр явачак. Төнлә +9..+14, көндез +23..+28 градус җылы булуы көтелә.

20 июньдә шулай ук аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән яңгыр көтелә. Көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр булачак, боз явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге иртән һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +10..+15, көндез +22..+27 градус җылы булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев