Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Татьяна Ларионова: “Киләчәккә карап эш итүче район шундый булырга тиеш”

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Багаутдинов килде.

(10 нчы сентябрь, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Республика кунагы Урта Балтайда табиблык амбулаториясендә, Каратун, Биеш мәктәпләрендә, Апас үзәк хастаханәсендә, “Туган якны өйрәнү музее”нда, “Сәләт” балалар сәнгать мәктәбендә, Үзәк мәдәният йортында булып республикакүләм һәм “Милли проектлар” программасы буенча башкарылган эшләр белән танышып чыкты.

“Киләчәктә авыл хуҗалыгы районнары нинди булырга тиешлеген, Апас районына алып килеп күрсәтергә кирәк. Искиткеч уңайлылыклар, төзеклек, тәртиплелек. Төзекләндерелгән биналар тиешенчә, зәвык белән җиһазландырылган. Ул мәктәпләрдә укучы, укытучы, әти-әни өчен барлык шартлар тудырылган. Хастаханәдә өлкәннәр, ветераннар өчен барлык уңайлылыклар, шартлар тудырылган. Район башлыгына, барлык район халкына олы рәхмәтемне белдерәм. Сәламәтлектә, рәхәт тормышта, дус-тату булып яшәгез һәм эшләгез ”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев