Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Түбән Барышта бакча уртасында – балыклы күл

Үз куллары белән гүзәллек тудырырга сәләтле кешеләр янәшәбездә яши.

Түбән Барыш авылында яшәүче Илдар абый Шәвәлиев тә шундыйлардан. Табигатькә, матурлыкка гашыйк ул. Тынгысызлыгы, эшсез, шөгыльсез тора белмәве нәтиҗәсендә бакчасына табигать почмагы да ясап куйган. 
–Буш торган мәйданга башта бассейн казыдым. Аннан экскаватор ярдәмендә тирәнәйттем, зурайттым. 2 метр тирәнлектәге, 10х18 метр зурлыктагы менә дигән күл килеп чыкты, – ди Илдар абый үзе. 
Бакчаны төрле җиләк-җимеш агачлары, берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр бизи. Күл уртасына фонтан да урнаштырган, кулдан ясалган кош-корт фигуралары белән бизәгән. Суга исә балыклар җибәргән. 
–Сазан, карп, кәрәкә балыклары үрчетәм. Алар инде хәзер зурайдылар, үзләре уылдык чәчәргә сәләтле. Салкыннар башланганда күлнең суын агызам, балыклар ләмдә кышлый, – ди ул. 
Илдар абый гаиләсе белән әлеге күл буенда ял итәргә ярата. Су коенып, көймәдә йөзеп күңеленә рухи азык ала, көч җыя. Шулай ук бакчачылык эше белән теләп шөгыльләнә. Теплицасында, бакчасында мул уңыш үсә. Техника белән дә дус ул. Хуҗалыгында үз тракторы һәм аның барлык эшкә көйләнгән тагылмалары бар. Инде лаеклы ялда булса да, хезмәттән дә аерылмаган әле. Гомерлек дусты – “К-700“ тракторы белән берләшмәнең төрле эшләрендә катнаша. 
–Язларын шомыртлар, алмагачлар чәчәк атканда безнең бакча бигрәк тә матур. Көзләрен яфраклар төрле төсләргә манылганда ерактан ук үзенә дәшеп тора. Һәр фасылның үз яме инде. Күлне ел саен камилләштерә барам. Җанга рәхәтлек бирә торган эш ул, – диде Илдар абый. 
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев