Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Түбән Биябашында яшәүче Илназ Сафинның хыялы тормышка ашты

Түбән Биябашында яшәүче Илназ Сафин – ачык йөзле, шат күңелле, акыллы егет. Тик язмыш аны балачактан ук сынаган. Илназ аякларына басып йөри алмый.

–Илназ моннан 16 ел элек төпчек бала булып дөньяга килде. Ике улыбыз янына тагын бер иптәш алып кайттык. Кечкенәдән аякларына баса алмагач, хастаханә юлларын да күп таптарга туры килде, тернәкләндерү үзәкләрендә дә булдык. Безгә балалар церебраль параличы дигән диагноз куйдылар. Инде менә ничә еллар авыру белән көрәшәбез. Бар кайгыртуымны, назымны, йөрәк җылымны бирергә тырышам, – ди әнисе Резедә апа.
Резедә апа – үрнәк әни һәм булдыклы хуҗабикә. 10 ел элек тормыштагы терәген – ирен дә югалткан ул. Тик язмыш сынауларына бирешмичә, тормышны ялгызы алып барырга тырыша.
–Әлеге гаиләдә зарлану сүзләре ишеткән юк. Алар тормыштан канәгать булып, киләчәккә якты өмет белән яшиләр. Йортларын да үз көчләре белән төзекләндереп, уңайлылыкларны арттыра баралар, – диде районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова.
Илназ рәсемнәр буярга, компьютерда утырырга, телефонда уйнарга, телевизор карарга ярата икән. Телефонны аеруча да яхшы белә, аны төзекләндереп тә куя. Шулай ук ул урамга чыгарга, саф һавада ешрак булырга тырыша. Илназ әлегә кадәр урамда йөри торган махсус велосипедлы булу хыялы белән яшәгән. Аның әлеге теләге дә тормышка ашты. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, район башлыгы Равил Хисаметдинов Илназга әлеге велосипедны янына барып шәхсән үзе бүләк итте.
–Бүләкне күргәч шаккаттым, шатландым. Ул минем аякларымны ныгытырга ярдәм итәчәк. Велосипедның яныннан да китәсем килми, – диде ул.
Илназ әлегә кадәр өйдә белем алган. Аны Морзалар мәктәбе укытучылары килеп укыткан. Резедә апаның киләчәктәге зур теләге – улына белем бирүне дәвам итү һәм торак шартларын яхшырту. Җитәкчелек белән дә бу хакта уртага салып сөйләштеләр һәм игътибар үзәгендә тоткан өчен рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев