Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Телефоннан сөйләшкән апаслының сумкасына “кереп чыкканнар“

Кешегә яхшылык эшли алмасаң, һичюгы начарлык эшләмә! - дигән әйтемне белмәүчеләр дә очрый шул тормышыбызда

С. бистәсендә яшәүче бер ир-ат хастаханәдә кырын куллы кешегә юлыга. Дөресрәге, улы белән телефоннан сөйләшкән арада, барлык документларыннан ( сумкасыннан) колак кага. Нык хафага тарыган А. полиция хезмәткәрләренә хәбәр итә. 
Тиз арада полиция хезмәткәрләре килеп тә тә җитә, эзләү-тикшерү эшләре башлана. Алар борчылмаска, өметсезлеккә бирелмәскә кушалар, һичшиксез угрының эзенә төшәчәкләренә ышандыралар. 
Сумкасы табылган очракта да, барлык документлары табылачагына ышанып бетми зыян күрүче. Ә чынлыкта угрының эзенә тиз төшәләр, барысы да хуҗасына кайтарыла. 
Районыбызда полиция хезмәткәрләре нәтиҗәле эшли икән бит, дип сөенә А. , һәм район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Рәсим Гатауллин белән Руслан Ваһаповка рәхмәтен белдерә. Акчаны, малны хәләл көч белән эшләп табарга, кеше малына кызыкмаска кирәклегенә төшенсен иде җинаятче, ди А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев