Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Үтәмеш товарлыклы-сөтчелек фермасының 15 кешелек коллективы ел да район алдынгылары сафында

Бозаулар тәрбияләүче Венера Вәгыйзова белән Айсылу Гыйззәтуллинаның куллары аша ел да 200 ләп яңа туган бозау үтә

-Безнең якларда җәйләүгә иң беренчеләрдән булып чыгу гадәтен быел да бозмадык,-ди ферма мөдире Гөлназ Сәмигуллина. -Көтүчеләребез Рәшит Вәгыйзов, Юрий Тихтуров, Евгений Егоров   бик тырышлар, җәйге сихәтле яшел үлән утлаган сыерларыбызның сөтләре тәүлекләп арта. Бу көннәрдә көн саен фермабыздан 2 тоннадан артык сыйфатлы сөт озатабыз. Бозаулар тәрбияләүче Венера Вәгыйзова белән Айсылу Гыйззәтуллинаның ягымлы, җылы куллары аша ел да 200 ләп яңа туган бозау үтә. Алар да үз эшләрен бик яратып, җиренә җиткереп башкара.

-Быелгы язгы кыр эшләре чорында уңган-булган механизаторлар белән бергәләп Эльбрус Хаҗиев, Илнур Зарипов эшкәрткән басуларыбызда бик матур булып игеннәр, терлек азыгы өлгерә. Ферма баз-эскертләре, амбарларда терлек азыгы мул булмаса ит тә, сөт тә “сыек”лана. Бүлекчәбездә терлек азыгы әзерләү техникасын эш сезонына әзерләүне вакытында төгәлләп, быел да  ел ярымга җитәрлек печән, сенаж-силос әзерләргә ниятлибез,-ди бүлекчә идарәчесе Илфар Җәләлов..

 

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев